Очрашу (Эфир от 02.11.2017)
1932 елның 5 нояберендә эфирда беренче тапкыр удмурт телендә тапшыру эфирга чыга. Шушы дата Удмурт радиосының туган көне булып исәпләнә. Удмурт радиосы быел үзенең 85 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә.
1989 елның 3 нояберендә Удмурт радиосында татар телендә “Очрашу” радиожурналы эфирга чыга. Радиоҗурнал инде 28 ел дәвамында тыңлаучыларны берләштерә.
1 ноябрьдә Бөек Ватан сугышы ветераны, шагыйрь Шиһабетдин Садыйков туган көнен билгеләп үтте. Аңа 94 яшь тулды.