Очрашу (Эфир от 04.02.2021)
Ижау шәһәренең “Купол” электромеханика заводы Россиянең иминлеген саклау өчен хәрби техника җитештерү буенча иң алдынгы һәм әйдәп баручы предприятияләрнең берсе. Завод алдында куелган бурыч - хәрби техника, югары сыйфатлы көнкүреш кулланыш әйберләрен җитештерү узган -2020нче елда тулысынча үтәлгән. Шул ук вакытта предприятиянең үсеше, яңа технологияләрне гамәлгә кертү буенча проектлар да тормышка ашырылган. Болар хакында гыйнварь азагында 70 яшен билгеләп үткән, үзенең ярты гасыр гомерен “Купол” заводына багышлаган генераль директоры Фәнил Газис улы Зиятдинов тәфсилләп җиткерде#РадиоРоссииУдмуртия