Очрашу (Эфир от 04.04.2019)
1 апрельдә кимтап укучыларны берләштергән җиденче әдәби марафон проекты башланды. Ул социаль челтәр кысаларында үткәрелә торган онлайн проект - татар интернетын үстерү максатыннан Татарстан китап нәшрияты белән бергә оештырыла. Әдәби марафонга Удмуртиядә яшәүче милләттәшләребез дә кушылды.
Төрле музыка уен коралларында уйнаучы яшь талантларны берләштерүче “Родники Удмуртии” - “Удмуртия чишмәләре” дип аталган бәйге быел 9нчы тапкыр оештырылды. Бәйгедә Удмуртия шәһәрләре һәм районнарыннан, хәтта күрше республикалардан 800 музыкант көч сынашты#РадиоРоссииУдмуртия