Очрашу (Эфир от 08.04.2021)
БДТ конгрессы каршында тупланып эшләүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы борынгы тарихи-мәдәни мирасыбызны саклап калу һәм үстерү ниятеннән ел саен төрле бәйгеләр игълан итә. Берничә ел элек хатын-кызлар сөлге чикте. БТК тарафыннан татар халкының телен, гореф-гадәтләрен, саклап калуны күзаллап кабул ителгән стратегиядә бай мирасыбызны да үсеп килүче буынга тапшыруны бурыч итеп куя. Агымдагы елда “Ак калфак” оешмасы дини нигезләребезне ныгытуга игътибарын юнәлтте – намазлыклар чигу, дисбеләр эшләүгә багышланды. Удмуртиянең “Ак калфак” оешмасы Бриллиант Абдрахманова җитәкчелегендә бик теләп әлеге бәйгедә катнаша. Нәтиҗәләре дә бар#РадиоРоссииУдмуртия