Очрашу (Эфир от 09.07.2020)
Республика татарлары тормышында актив катнашучылар арасында Нурсинә Харис кызы Минәҗеваны белмәгән кеше юктыр. Нинди генә чара булмасын - китапханәдә очрашумы, Халыклар дуслыгы йортында конференция, корылтаймы, бәйрәм концертымы Нурсинә апа милли киемнәрдән кунакларны елмаеп каршы ала. Җитез, җырлап- биеп йөрүче Нурсинә апаның яше турында һич тә уйламыйсың. Ул 3 июльдә 85 яшен билгеләп үтте. «Дуслык» ансамбле әгъзалары юбилярны котларга җырлар-биюләр әзерләгән.
Александр Овчинников Атлантик океан аша җилкәнле корабта сәяхәт кылган. Ул бу сәяхәттән үзенең кичерешләре белән уртаклашты#РадиоРоссииУдмуртия