Очрашу (Эфир от 13.01.2022)
Милли оешмаларның инде традициягә әверелгән бик матур чараларының берсе- “Йолдызлар яңгыры” бәйгесе. Ул балаларда туган теленә, мәдәният һәм сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүуче бәйге. Аны Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе уздыра. Җыр-биюдә үзләренең осталыгын сынап карарга, талантын күрсәтергә 200 дэн артык бала теләк белдергән. Бәйгенең йомгаклау кичәсе Ижау шәһәренең “Спартак” халыклар иҗаты йортында узды#РадиоРоссииУдмуртия