Очрашу (Эфир от 15.07.2021)
Үткәнен белмәгән гаиләнең киләчәге юк дигән девиз белән яшиләр Фердинат белән Резедә Касимовлар. Алар бу девизны нигез итеп, үз йортларында борынгы кулланышта булган әйберләрне җыеп, кызыклы музей булдырганнар. Күп гаиләләрдә бүгенге заман әйберләрен алып, элек әби-бабаларыбызның эш коралларын, башка шундый хуҗалыкта кирәкле әйберләрне чүплеккә ташласа, Касимовлар һәр нәрсәне кадерләп җыйган, аларның күплеге дә сокландыра. Хәтта кайбер музейларда да аларның барысын да күреп булмый. Касимовларның үзләренең гаилә герблары да бар#РадиоРоссииУдмуртия