Очрашу (Эфир от 16.11.2017)
Удмуртиядә татар телен ин яхшы белүче кыз – Назлыгөл Насыйрова. Назлыгөл 2017 елда республикада узган “Татар кызы” бәйгесендә җиңү яулаучы. Ул нәфислек һәм зирәклек бәйгесендә Казанда катнашып финалга утте. Уфада халыкара “Татар кызы” бәйгесендә катнашып, Удмуртия гүзәле «Татар телен иң яхшы белүче» һәм иң «Нәфис кыз» номинацияләрендә җиңүче дип табылды.
Дөньяны матурлык коткара дип юкка гына әйтмиләр. Һөнәре буенча төзүче Рөстәм Булатов рәссамнар белән киңәшләшеп, аларны берләштерүче картиналар галереясы, клуб оештыра. Галерея ишекләре һәр иҗатчы өчен ачык.
Казанда “Татар моңы-2017” IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының беренче турын «Регион. Вокал, соло» номинациясендә якташыбыз Рөстәм Егоров уңышлы узды.