Очрашу (Эфир от 20.12.2018)
“Тамырлар белән көчле без” - дип аталган девиз астында “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының кучмә утырышы Удмуртиядә узды. 100гә якын ханымнар Удмуртия татарларының гореф-гадәтләре, йолалары, милли тормышы белән таныштылар. Алар Балезино районының Паюра, Кистем авылларына сәяхәт кылдылар, “Энҗе” балалар бакчасында, Ижау Җәмигъ мәчетендә булдылар. “Ак калфак” оешмасы вәкилләренең күчмә утырышы Халыклар дуслыгы йортында дәвам итте#РадиоРоссииУдмуртия