Очрашу (Эфир от 22.07.2021)
20 июльдә мөселманнар корбан гаетен билгеләп үтте. Ижау шәһәренең Җәмигъ мәчетеннән бәйрәм намазыннан язмалар. Бүген сезнең игътибарыгызга бик күп мәгълумат тупланган “История народной мечети” дип аталган китап тәкъдим итәбез. Анын авторы Нәгыйм Баян улы Каюмов. Нәгыйм хәзрәт Ижау шәһәре үзәгендә мәчет булдыруда башлап йөрүчеләрнең берсе. Әлеге китапта Нәгыйм Каюмов эш барышын, күпме финанс кертелгәнен, бу изге эштә актив катнашучыларны, документлар һәм фотоларга нигезләнеп тәсфирлый. Шәһәр үзәгендә мәчет төзелеше 2003нче елда башланып 2016нчы елда рәсми ачылды#РадиоРоссииУдмуртия