Очрашу (Эфир от 23.07.2020)
Бүгенге чыгарылыш барлык мөселман дөньясында зурлап билгеләп үтелә торган бәйрәмнәрнең берсе – корбан гаетенә багышлана. Корбан гаетен дин кардәшләребез 31 июльдә тантана итәчәк. Быелгы вәзгыятьтә корбан гаете ничек уздырылачак, корбанга нинди мал тиешле? Дин кардәшләребез агымдагы елда ислам дине нигезенең берсе булган – хаҗ гамәлен кыла алдымы? Бу һәм башка сорауларга җавапларны һәм корбан бәйрәме тарихы турында мәгълуматларны Удмуртия мөселманнары Мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәдшин җиткерә#РадиоРоссииУдмуртия