Очрашу (Эфир от 26.11.2020)
Иҗау шәһәренең 107нче санлы “Энҗе” балалар бакчасында татар һәм катнаш гаиләләрдә үсүче малай-кызларга милли тәрбия бирелә. Бакча белән күп еллар Бриллиант Абдрахманова җитәкчелек итә. Һәр тәрбияче белемен, көчен, җан җылысын биреп эшли. “Энҗе” балалар бакчасы хезмәткәрләренең туган телне өйрәтүдә үрнәк булырлык алымнары бар. Алар хакында бакчаның татар теле белгече Ләйсирә Йосыпова һәм тәрбияче Гүзәл Шәехова җиткерде#РадиоРоссииУдмуртия