Очрашу (Эфир от 31.10.2019)
«Очрашу» радиожурналының эфирга чыгуына 3 ноябрьдә 30 ел тула. Удмуртия татарлары өчен бу гади радиотапшыру юбилее гына түгел. «Очрашу» республикадагы беренче татар телендәге мәгълумат чарасы да.
Тимерюлчылар мәдәният йортында танылган һәм тамашачылар бик яратып каршы алган баянчы Фоат ага Кәримне искә алу кичәсе булып узды.
“Спартак” халыклар дуслыгы йортында “ТатарБазарФест” фестивале узды. Быел ул гаилә бәйгесе буларак оештырылды. Әлеге фестивальнең максаты балаларны, яшьләрне татар теле, мәдәнияте, сәнгате белән кызыксындыру, аларны шушы чараларда катнаштыру. Фестивальне Татарстан мәдәният министрлыгы гранты ярдәмендә республика татарларының милли-мәдәни автономиясе уздырды#РадиоРоссииУдмуртия